Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эпизоотиягә каршы уздырыла торган чаралар турында фикер алыштылар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышы узды. Киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында барды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы сәнәгате комплекслары җитәкчеләре катнашты. Утырыш барышында язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм көзге культураларның торышы мәсьәләләре каралды. Шулай ук Россия Федерациясе территориясендә эпизоотиягә каршы уздырыла торган чаралар турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International