Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлек башлыклары, районнарның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм лаборатория мөдирләре, шулай ук Арча, Биектау, Балтач, Питрәч, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче һәм Мамадыш районнарының эпизоотологлары һәм терапевтлары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар участок ветеринария пунктларының эшен, ветеринария лабораторияләренең эшен һәм автотранспортның эшен анализладылар. Ветеринария берләшмәләрендә ветеринария документларын рәсмиләштерүне анализлауга аерым игътибар бирелде.