Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула, себер түләмәсен кешеләргә йогуның яңа очракларына юл куймас өчен, хайванның сәламәт булмавын ничек билгеләргә икәнен аңлатып сөйләде. «Себер түләмәсе - зооноз бактерия китереп чыгара торган йогышлы, аеруча куркыныч авыру. Авыру кискен рәвештә дә һәм хроник формаларда да уза. Инкубация чоры берничә сәгатьтән 20 тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин, ә хроник төстәгесе вакытында - 90 тәүлеккә кадәр», - дип сөйләде Татьяна Балагула.
Авыру хайванның көчле ябыгуы белән характерлана. Шулай ук аның тәнендә муен һәм түш өлкәсендә шешләр барлыкка килә. Авыру гадәттә 8-10 көн дәвам итә.
Моннан тыш, идарә башлыгы хуҗаларга терлекләрне ветеринария рөхсәте документларыннан башка билгесез затлардан сатып алмаска киңәш итә. «Шулай ук себер түләмәсе йогу куркынычы булган чыганаклар азыкка да кагыла», - дип кисәтте Татьяна Балагула. Хуҗаның әлеге авыруга шиге барлыкка килгән очракта, хайванны изоляцияләргә, шулай ук кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авырган хайванны күчереп йөртү, шулай ук ферма территориясеннән терлек азыгы, тирес, хезмәт күрсәтү кирәк-яракларын чыгару катгый тыела. Бу авыруны раслаганда төбәктә карантин билгеләнә. Барлык хайваннарны, азык һәм инвентарьларны башка урынга күчерү тыела. Россельхознадзор белгечләре әлеге авыру барлыкка килү сәбәпләрен эзләп эпизоотия тикшерү уздыралар, авыруның мөмкин булган таралу юлларын ачыклыйлар.