Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге белгече Дамир Латфуллин Әлмәт районының «Зәй» ҖЧҖ участок ветеринария табиблары өчен хайваннарны беренчел теркәү буенча мәгълүмат кертү өчен мобиль КПК белән эшләү буенча укулар үткәрде. Шулай ук эш барышында системага Агрополия системасына планлы эпизоотиягә каршы чаралар вакытында котыру авыруына каршы вакцинацияләр турында мәгълүматлар кертелә.
Ветеринария белгечләрен авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү системасына һәм милли исәпкә алу һәм теркәү системасына мәгълүмат кертүгә өйрәтү ел дәвамында даими үткәрелә.
Системага кертелгән ышанычлы беренчел мәгълүмат ярдәмендә тармакның чын торышына туры килгән актуаль статистика формалашачак.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документтан күренгәнчә, хайваннарны маркировкалау срокларын Хөкүмәт билгеләячәк, әмма 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк түгел. Закон үзе 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Бу документ гамәлдәге ветеринария турындагы законга үзгәрешләр кертә.
Төзәтмәләр хайваннарны (хезмәт хайваннарыннан тыш) теләсә кайсы ысул белән маркировкалауны кертүне күздә тота. Элек авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, маркировка хайваннарның йогышлы авырулары таралуын булдырмау, авыруны китереп чыгаручыларның чыганакларын һәм таралу юлларын оператив ачыклау өчен кертелә.
Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеләчәк. Бу Россельхознадзор системасы. Хайваннарны идентификацияләү өчен ведомствода «Хорриот»компоненты эшләнгән. Система инде файдалануга тапшырылган. Һәр хайванга яки хайваннар төркеменә уникаль хәреф-цифрлы идентификацион номер бирелә.
Хайваннарны исәпкә алу түләүсез башкарыла, дип әйтелә документта. Ә маркировкалау чараларын хуҗалар үзләре сайлый һәм үз хисабына сатып ала ала.