Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина, барлык район ветеринария берләшмәләренең баш ветеринария табиблары катнашты.
Киңәшмә барышында ветеринария белгечләре африка чумасын кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты, дуңгызлар асрала торган торак пунктлар санын, дуңгызларның баш санын ачыкладылар.
Алмаз Хисаметдинов африка дуңгыз чумасы таралуны булдырмау буенча чараларны тормышка ашыруга аерым игътибар бирергә кушты. Сәнәгать дуңгызчылык предприятиеләрен биологик яклауны көчәйтү, дуңгызларның баш санын объектив исәпкә алуны тәэмин итү, барлык биологик яктан саклану дәрәҗәсе, зоосанитар статусы түбән булган дуңгызчылык хуҗалыкларын альтернатив терлекчелек төрләренә күчерү, шулай ук кыргый кабан дуңгызларының баш санын киметү буенча чараларны үтәү зарурлыгы әйтелде.