Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча онлайн-укуда катнаша. Укулар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан үткәрелә. Уку барышында шулай ук көндез узачак гамәли дәресләр һәм мастер-класслар да каралган.