Африка дуңгыз чумасын булдырмау буенча җирле халлыкка аңлату эшләре алып барыла

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең Баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан Африка дуңгыз чумасын булдырмау буенча җирле халлыкка аңлату эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең территориаль бүлекләре белгечләре белән берлектә Африка чумасы авыруын кисәтү максатында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап-тикшереп чыгалар һәм сөйләшү алып барыла.

Дуңгызлар асраган шәхси ярдәмче хуҗалыклар территориясенә Африка дуңгыз чумасы вирусын кертмәү өчен бик җаваплы карарга киңәш ителә. Шулай ук түбән зоосанитар статуслы, биологик яктан сакланмаган барлык дуңгызчылык хуҗалыкларына терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчү тәкъдим ителә. Вирус таралу куркынычын һәм матди югалтуларны кисәтү өчен шул рәвешле эш алып барыла. Шулай ук баш ветеринария табиблары аучылык хуҗалыклары белән берлектә кыргый кабан дуңгызларының баш исәбен киметү һәм кыргый фаунадан янаган куркынычны контрольдә тоту эшен дә алып бара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International