Татарстан Республикасы территориясендә Африка дуңгыз чумасы буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 8 октябрендә "Йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызлары авыруы буенча вазгыятьнең имин булмавы һәм авыру таралу куркынычы аркасында Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә билгеләнгән чикләү чараларын (карантинны) бетерү турында" Указга кул куйды.
Карантин кертелгән территорияләрдә Указ нигезендә 180 календарь көн дәвамында дуңгызлар кертү, тоту, дуңгыз чалу, сугым продуктларын эшкәртүгә чикләүләр саклана һәм әлеге территорияләрдә дуңгызларны алу-сату да әлегә ярты ел дәвамында тыелган.