Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе, Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының ведомство карамагындагы ветеринария учреждениеләре хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия урман утырту акциясендә катнаштылар. Агач үсентеләре Биектау муниципаль районы урманчылыгы территориясендә, шәһәр яны урманчылыгы территориясендә утыртылды.
"Урманны саклыйк" Бөтенроссия традицион акциясе урманнарны торгызу, илнең төп байлыкларының берсе - Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү идеясен хуплау гына түгел, ә җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү һәм киң җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләренең игътибарын урманнарда экологик тәрбия һәм үз-үзеңне тоту культурасына юнәлтү максатыннан үткәрелә.