«Алтын көз – 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә Баш ветеринария идарәсе ике алтын медальгә лаек булды

2022 елның 7 октябре, җомга

 

«Алтын көз – 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе "Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария хезмәте күрсәтүнең клиентларга юнәлдерелгән инфраструктурасын булдырган өчен" һәм "Татарстан Республикасы ветеринария белгечләре, Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтында катнашучылар турында истәлекне мәңгеләштергән өчен" дип аталган ике алтын медальгә лаек булды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтен матди-техник җиһазландыру һәм цифрлаштыру чараларын оештырган өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәте белдерелде.

«Алтын көз-2022» күргәзмәсе 5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр «Патриот» КВЦДА уза, ул авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышлана. Анда агросәнәгать комплексының төрле секторларыннан 100 дән артык оешма катнаша. Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышларын шулай ук Россия Федерациясе субъектлары да тәкъдим итә. Эшлекле программа 40ка якын чараны үз эченә ала: форумнар, түгәрәк өстәлләр, иң актуаль тармак темаларына багышланган панель дискуссияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International