Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Мәскәүдә «Алтын көз – 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе делегациясе идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә Мәскәүдә «Алтын көз – 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

Ветеринария белгечләре РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының пленар утырышында катнаштылар, федераль хакимиятләр санкцияләр шартларында азык-төлек иминлеге мәсьәләләре һәм импортны алмаштыру буенча эш турында фикер алыштылар.

Бүген шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты утырышы узды, анда РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт һәм Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова катнашты. Эш барышында төбәкләрдә авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International