Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм 15 җирле компания катнаша.
Татарстан стендын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин карады. Безнең агросәнәгать комплексы нәтиҗәләре турында аңа Рөстәм Миңнеханов сөйләде:
• ел ахырына 2 млн тонна сөт җитештереләчәк;
• эре терлек саны 928 мең.;
• 540 мең тонна ит җитештерелә.
Пленар утырышта базарда катнашучылар, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль хакимиятләр санкцияләр шартларында азык-төлек иминлеге мәсьәләләре һәм импортны алмаштыру буенча эш турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнехановка плуг тапшырдылар — бу Татарстан Республикасында узачак җир эшкәртү буенча Россия ачык чемпионаты символы. Символны «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшыра.