Казанда мобилизациягә эләккән гражданнарга йорт хайваннарын вакытлыча «Зооцентр» приютында урнаштырырга мөмкин. Приют Казан шәһәренең Новосельская ур., 70 йорт, 2 йорт адресы буенча эшли. 8(843) 251-26-16 номерына шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» приютында мобилизациягә эләккән кешеләр этләрен вакытлыча урнаштыра ала. Телефон номеры: 8(8552) 71 89. Моның өчен мобилизациягә эләккән затка муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына яшәү урыны буенча гариза бирергә яисә күрсәтелгән телефоннар буенча шалтыратырга кирәк.