Бүген Мәскәүдә «Алтын көз — 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Татарстан Республикасын 15 җирле компания тәкъдим итә. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов та катнаша.
«Алтын көз» күргәзмәсе - Россия агросәнәгать комплексының иң эре һәм һөнәри юнәлешле чараларының берсе. 2022 елда күргәзмә 24 нче тапкыр уза һәм ел саен аның белән кызыксынучылар саны арта. Ел саен әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән җитештерүчеләр катнаша, алар үз продукцияләрен тәкъдим итеп, заманча авыл хуҗалыгы техникасы, инновацион эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендәге яңа технологияләр тәкъдим ителә.