Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Укытучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле укытучылар!
Сез – безнең олы хөрмәткә лаеклы, кадерле, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәт сүзләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Туасы таңнарыгыз – аяз, көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Белем чишмәгез саекмасын, эшләү дәрте сүрелмәсен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Укытучыларын истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән бу дөньяда беркем дә юктыр, минемчә. Без сезгә бик рәхмәтле, авырда, мактаулы да хезмәтегез алдында баш иябез. Сезгә саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов