Баш ветеринария идарәсе сак булырга өнди: Африка дуңгыз чумасы куркынычы яный!

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Йорт дуңгызлары асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары мөдирләре, дуңгызчылык комплекслары җитәкчеләре һәм анда эшләүче хезмәткәрләр игътибарына!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дуңгызчылык хуҗалыкларында ябык эш режимы кертүне, терлекләр тотыла торган бинага кергәнче зарарсызландыру чараларын күрүне, махсус аерым эш киеменнән һәм аерым аяк киеменнән эшләүне таләп итә!

Шулай ук терлек азыгын югары температуда эшкәртергә, урман-кырларга чыгудан тыелып торырга, ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез! Чөнки Африка дуңгыз чумасы вирусы, күбесенчә, кыргый кабан дуңгызларында очрый, алар табигатьтә әлеге вирусны йөртүче булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International