22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. 1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында урак һәм чүкечле кызыл байракка алмашка килә. 

Бүген Россия флагы — "Дәүләт триколоры" - Россия Федерациясе гербы һәм Гимны белән бергә рәсми дәүләт символы. Флаг өч тигез горизонталь полосадан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: югары полоса — ак, уртасы — зәңгәр һәм кызыл төстәге. Флагның киңлеге аның озынлыгының өчтән икесен тәшкил итә.

Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович патшалыгында 1667-1669 елларда «Орел» беренче рус хәрби корабында күтәрелә.

Рәсми статусны флаг 1896 елда гына ала, Николай II коронациясе алдыннан Юстиция министрлыгы «Ак-зәңгәр-кызыл төс һәм бернинди башка төс булырга тиеш», дип билгеләгәч.

Тарихчылар һәм галимнәр Россия флагы өчен ни өчен нәкъ менә шушы төсләр сайлап алынуның юкка гына булмавын, һәр төснең үз мәгънәсе булган дип саный. Бер версия буенча, ак төс — азатлык, зәңгәр — Аллаһ улын тудырган Ана символы, кызыл төс - дәүләтчелек символы дигәнне аңлата. Икенче версия буенча әйткәнчә, ак — намуслылык һәм чисталык, зәңгәр — тугрылык, ә кызыл — батырлык, илгә мәхәббәт, шулай ук Ватан өчен коелган кан төсен аңлата дигән фикерләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International