Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Нәтиҗәләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.
Ревизия утырышында Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә күзәтү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.