Африка дуңгыз чумасы турында алдан хәбәрдар булу мөһим!

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Дуңгызларда була торган африка чумасы – ул йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызларының бик тиз йогышлы куркыныч авыру санала. Африка чумасы тышкы мохиттә бик тотрыклы һәм туфракта, салкында торган иттә яки тирестә 100 көн һәм аннан да күбрәк сакланырга сәләтле, ветчина һәм тозланган иттә - вирус 300 көн яши.

Туңдырылган иттә вирус 15 ел гомерен саклап кала. Такталарда, кирпечтә һәм башка материалларда вирус 180 көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Кипкән өслекләрдә һәм черү процессында да вирус яшәвен дәвам итә; 60°Cтемпературада 10 минут тотканда гына Африка чумасы вирусы үлә. 

Авыру дуңгызларның бәвеле, тиресе, борыннан, күзләрдән, башка органнардан чыккан бүлендекләрендә Африка дуңгыз чумасы вирусы була. Сәламәт хайваннар авыру дуңгызлар яки аларның үләксәләре белән контактта, шулай ук терлек азыгы (аеруча зарарланган дуңгызлардан калган азык-төлек калдыклары аша), су, карау предетлары, авыру хайваннар бүлеп бирү белән пычранган транспорт чаралары, бөҗәкләр һәм талпаннар тешләве аша зарарлана.

Әлеге вирус кеше өчен куркыныч тудырмый, әмма йорт дуңгызларының 100% үлеменә китерә! Африка чумасын кисәтү өчен вакцина әлегә уйлап табылмаган, дуңгызларны дәвалау мөмкмин түгел, дәвалау катгый тыела.

Авыру йоктырудан башлап авыруның беренче клиник билгеләре пәйда булуга кадәр 3 тән 15 тәүлеккә кадәр узарга мөмкин. Авыру кискен барган очракта хайваннарның кинәт үлүе яки симптомнар барлыкка килгәннән соң 1-5 көн дәвамында югары тән температурасы (42 °С га кадәр), еш сулыш алу һәм тәннең күкрәк, корсак һәм аяк-куллары өлешендә тиресе кызаруы. Шулай ук кан килү, ютәл, борыннан кан китү, бизгәк тоту һәм кул-аяклар параличлары да булырга мөмкин.

АЧС барлыкка килүне һәм таралуны булдырмау максатларында:

- дуңгызларга көндәлек азык-төлек калдыкларын биргән очракта 30 минут дәвамында термик эшкәртү, кайнату мөһим;

- аучылык продукциясен 30 минут эчендә термик эшкәртү, өс киемнәрен, аяк киемен юу, дезинфекцияләү таләп ителә

Африка дуңгыз чумасы ачыкланган җирдә имин булмаган пунктта карантин билгеләнә, ә авыру учагында булган барлык дуңгызлар башта йоклату ысулы, аннары яндыру ысулы белән юк ителә. Үлгән һәм һәлак булган дуңгызларның мәетләре, тирес, азык калдыклары, савыт-саба, инвентарь, агач идәннәрне, җимлекләр, сарай бүлемнәре, киртәләр яндырыла.

Шәхси хуҗалыкларда, күршеләрегездә дуңгызлар чирләү очрагы булган очракта, дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр бирү таләп ителә. Бу чирнең алга таба таралу куркынычын булдырмау өчен бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International