Сергей Данкверт: "Африка дуңгыз чумасы Европа илләренә Украинадан терлекчелек продукциясе белән керергә мөмкин иде"

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Дуңгызлар авырый торган Африка чумасы вирусы Украина территориясеннән Европа илләренә терлекчелек продукциясе белән керергә мөмкин иде, дип белдерде Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт.

«Мин үз вакытында Ауропага күпләп киткән кеше ташкынына игътибар иттем һәм шунда ук: "Африка дуңгыз чумасы таралачак. Нигә? Чөнки Украинада яшәгән кешеләр дуңгыз маеннан (сало) башка гына бармаячак. Ә дуңгызчылык продукциясе африка чумасы таралу куркынычы тудыра". Бу хәл нәкъ шулай булды да: Италиядә һәм Германиядә авыру киң таралды», - диде ведомство башлыгы.

Әйтик, Италиядә сигез айдан кимрәк вакыт эчендә 226 АЧС учагы ачыкланган. Бу илдә беренче авыру чыганагын быелның 5 гыйнварында теркәделәр. 11 августка 225 очрак кыргый кабаннар арасында һәм 1се Лацио регионында йорт дуңгызлары арасында билгеләнгән.

Сергей Данкверт хәзерге вакытта Россия хезмәтенең, шундый ук куркынычларны исәпкә алып, үз эшен коруына игътибар итте. Европа илләрендә дуңгызчылык продукциясен күчерү белән бәйле кеше факторы дуңгыз чумасы таралуда кеше факторы булуы турында элегрәк ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең («ВНИИЗЖ») дуңгызларның африка чумасы буенча референт лабораториясе мөдире Алексей Иголкин да белдерде.

Бу вирус таралуга актив миграция, кешеләрне, шул исәптән качакларның, гадәттән тыш хәлләр буенча имин булмаган территорияләрдән, шул исәптән Украинадан Үзәк һәм Көнбатыш Европа илләренә  күчүе йогынты ясый. Әлбәттә, юлга барганда, алар үзләре белән ризык, нинди дә булса запаслар алалар. Без беләбез, бу Фрика дуңгыз чумасы Украинада күптән бар. Халык тарафыннан хуҗалык алып бару традицияләренә караганда, вирусның Ауропа илләренә дә күчерелергә мөмкинлеге бар, анда азык - төлек калдыклары кала, алар кешеләр әйләнә-тирә мохиткә ташлана. Бу азык-төлек калдыклары яңа учакларга, шул исәптән элек чума буенча имин булган илләргә вирус чыганагы булырга мөмкин«, - дип сөйләде галим»Ветеринария һәм тормыш"ка биргән әңгәмәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International