Баш ветеринария идарәсендә африка дуңгызлар чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә узды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә видеоконференция режимында оештырылды.

Киңәшмәдә Идарә башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов, район ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында ветеринария белгечләре дуңгызлар асрала торган торак пунктларның санын, дуңгызлар саны, аларда дуңгызлар саны һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышларында кабул ителгән карарлар турында фикер алыштылар.

Шулай ук Баш ветеринария табиблары дуңгызчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары белән башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Африка дуңгыз чумасы (АЧС) – йорт, кыргый һәм декоратив дуңгызлар (минипиглар) аеруча куркыныч авыру. Вирус организмга азык, тиредәге яралар, лайлалы яралар, бөҗәкләр, талпаннары тешләве аша эләгә. Кеше зарарлану очраклары әлегә теркәлмәгән. Авыруга бирешүчән хайваннар, ягъни йорт дуңгызлары әлеге чирдән үлә. Чирне дәвалау мөмкмин түгел һәм вакцина да әлегә уйлап табылмаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International