2022 елның беренче алты аенда Россиядә катнаш азык җитештерү күләме 16,7 млн.тонна тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка күбрәк, дип хәбәр итә FEEDLOT компаниясенең аналитик хисапыннан. Июнь аенда катнаш азык җитештерү 2,7 мең тоннага җиткән, бу бер ел элек 3% ка югарырак дигән сүз.
Барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгы кош-кортлары өчен катнаш азык җитештерелде, аналитиклар игътибарын юнәлтте. Икенче урында – дуңгызлар өчен катнаш азык җитештерү.
Россиядә ярты ел эчендә 751 мең тонна үсемлек азыгы җитештерелгән, бу 2021 елның беренче яртыеллыгыннан 7% ка күбрәк. Аналитиклар бәяләвенчә, үсемлек азыгының иң зур күләме Үзәк федераль округта җитештерелгән – 38%, тагын 27% Себер федераль округы һәм 14% – Көньяк федераль округы предприятиеләре эшләп чыгара.
Беренче яртыеллыкта премикслар җитештерү күләме шулай ук 6% ка арткан һәм 253 мең тонна тәшкил иткән. Премикслар җитештерү структурасында кошлар өчен премикслар иң зур өлешне алып тора-38%.
Ә менә азык аксымын җитештерү 6% ка кимегән һәм 63,2 мең тонна тәшкил иткән. Азык аксымының 80% тан артыгы Үзәк һәм Идел буе федераль округлары предприятиеләре тарафыннан җитештерелә, диелә аналитиклар хисабында.