Алмаз Хисаметдинов Яшел Үзән районында узган өйрәнүләрне оешыручыларга рәхмәт белдерде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ведомство учреждениеләре киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яшел Үзән районында узган хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрен оештыруга ветеринария берләшмәләре һәм башка ведомство учреждениеләре башлыкларының актив катнашуын һәм йөкләнгән хезмәтен билгеләп үтте.

Яшел Үзән районының дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Физзәт Фәхретдинов, «Матди тәэмин итү станциясе» ДБУ башлыгы Данил Нуриев һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International