Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар киңәшмәсе узды

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалауга әзерләү һәм республикада эпизоотиягә каршы көзге чаралар планын тикшерү мәсьәләләре төп темалар булды.

Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалауга әзерлек эшләре башланды. "Хайваннарны һәм терлек продукциясен исәпкә алу турында һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль закон нигезендә ветеринария турындагы гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелә.

Документтан күренгәнчә, хайваннарны маркирлау срокларын хөкүмәт урнаштырачак, ләкин 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк түгел. Закон үзе 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Киңәшмә барышында шулай ук көзге ветеринария-профилактика чараларының үтәлеше турында да фикер алыштылар.

Мәгълүм булганча, көзге чаралар ел саен 1 августтан 1 декабрьгә кадәр уздырыла. Бу хакта хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина чыгыш ясады. Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алдагы чорга бурычлар билгеләде. Республика районнарының баш ветеринария табибларына ул терлекләрнең сакланышы өчен җаваплылыкны көчәйтергә, ветеринария һәм санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп торырга, шулай ук терлекчелек фермаларында һәм комплексларында ветеринария хезмәте күрсәтүне тиешле дәрәҗәдә куярга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International