Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов идарә җитәкчелегендәге учреждениеләрдә эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләре башлыклары, дәвалау-профилактика чаралары буенча һәм эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасарлар катнашты.
Киңәшмә барышында беренче булып идарә җитәкчелегендәге учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова чыгыш ясады. Юридик сораулар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт автоном учреждениесенең хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров сөйләде. Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алдагы чорга бурычлар куйды.