Марат Җәббаров Республика ветеринария лабораториясе эшчәнлеге белән танышты

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Республика ветеринария лабораториясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация булды. Шулай ук очрашуда министрның терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, «Россельхознадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Визит барышында алар лаборатория диагностикасы торышы, Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтенең махсус техникасы һәм цифрлы трансформациясе белән тәэмин ителеше, ветлаборатория биналарында капиталь ремонт нәтиҗәләре белән таныштылар, Россия Федерациясе законнары таләпләре буенча ремонтланган лаборатория-вивар корпусын карадылар, ветеринария хезмәте музеенда булдылар. Визит нәтиҗәләре буенча «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ эшчәнлегенә югары бәя бирелде һәм киләчәккә бурычлар куелды.

«Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесе үз эченә халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау, авыл хуҗалыгы, йорт, зоопарк һәм башка хайваннарны, кош-корт, балык, умарта кортларын да кертеп, йогышлы һәм башка авыруларны кисәтү һәм бетерү, терлекчелеккә хезмәт күрсәтүнең региональ планнарын тормышка ашыру, Татарстан Республикасы территориясен Татарстан Республикасыннан читтә хайваннар чирләрен кертүдән саклау буенча 10 бүлекне ала. Шулай ук Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУның II-IV патоген төркемне кузгатучылар белән бәйле эшчәнлеккә милли аккредитация системасында аккредитациясе, лицензиясе бар.

Шулай ук Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУның II-IV патоген төркемне кузгатучылар белән бәйле эшчәнлеккә милли аккредитация системасында аккредитациясе, лицензиясе бар. Учреждение Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International