Татарстан ветеринария табиблары Мәскәү галимнәре белән тәҗрибә уртаклаша

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда республиканың ветеринария табибларының һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү курслары башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чараны ачуда катнашты һәм укуларда катнашучыларны сәламләде.

Агросәнәгать комплексының эпизоотик һәм биологик иминлеген тәэмин итү буенча белем бирү курсы "Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институты"нда уза. Өч көн дәвамында курсларны Мәскәүдән килгән белгечләр алып барачак: ветеринария фәннәре кандидаты, доцент Анатолий Авдиенко, биология фәннәре докторы, профессор Владимир Макаров, ветеринария фәннәре докторы, ВНИИЗЖ баш эксперты Виктор Ирза, ветеринария фәннәре кандидаты, "Центр ветеринарии" ФДБУ директоры Юрий Барсуков, шулай ук биология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге ФИЦ баш фәнни хезмәткәре Альберт Чернов һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International