Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәүләт имтиханнарын кабул итү комиссиясе рәисе буларак катнашты.
Биредә бүген ветеринария медицинасы факультетының 510нчы төркеме студентлары чыгарылыш квалификация эшләрен яклады. Алмаз Хисаметдинов студентларның чыгарылыш квалификация хезмәтләрен уңай бәяләде. Ул имтихан барышында квалификация эшләре темасы буенча сораулар бирде, булачак ветеринария табибларына киләчәктә эшләрен уңышлы дәвам итүләрен теләде.