Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Россия дәүләт аграр университеты-Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә эшлекле очрашуда булып кайтты. Татарстаннан килгән делегация составындагы кунаклар К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең эш тәҗрибәсе белән танышу максатында, заманча җиһазлар белән җиһазланган фәнни-җитештерү лабораториясен, шулай ук аквакультура һәм умартачылык кафедрасын, укыту-тәҗрибә умарталыгын, ат үрчетү кафедрасын карады.
Делегациянең визиты әлеге югары уку йортына караган Е.Ф.Лискун исемендәге Атчылык фәнни-сәнгать музеенда һәм Дәүләт терлекчелек музеен карау белән тәмамланды.
Илдар Ногманов сүзләренә караганда, Тимирязов академиясендә уку - дәрәҗәле һәм абруйлы. Аграр вузда әзерләнә торган белгечләргә Россиядә һәм чит ил оешмаларында ихтыяҗ зур.
Бүгенге көндә Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе илнең иң борынгы һәм дөньякүләм танылган югары уку йорты буларак санала. Алай гына да түгел ул Россиянең аграр белем бирү системасының әйдәп баручы уку-укыту, фәнни, методик һәм консультация үзәге.
К.А.Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе бердәм укыту-фәнни-җитештерү комплексы, ул 8 институтны, 79 кафедра, 10 музей, лабораторияләр, югары уку йортына кадәрге әзерлек һәм профориентация факультетын, читтән торып белем бирү факультеты, Калуга шәһәрендә университет филиалын, аспирантура һәм докторантура бүлекләрен; Н.И. Железнов исемендәге үзәк фәнни китапханәне, Россиянең төрле климат зоналарында эксперименталь базаларны, мәгариф, спорт һәм мәдәни-массакүләм эш үзәген, студентлар шәһәрчеген үз эчендә берләштерә.