Татарстан терлекчеләре бозаудан яхшы сыер үстерү технологияләренә Кукмарада узган семинарда өйрәнде

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген терлекчеләр һәм ветеринария табиблары өчен оештырылган бозаулар үстерүгә багышланган семинар үз эшен төгәлләде. Дүрт көн дәвамында дәвам иткән укулар Кукмара районының «Уңыш» терлекчелек хуҗалыгында барды.

Семинарда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, эре терлекчелек комплекслары вәкилләре, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан йөздән артык крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчеләре һәм ветеринария табиблары катнашты.

Семинар барышында катнашучылар яшь терлекләр урнаштырылган кардаларны карадылар, ташлаткан сыерлар торган аерым бүлеккә аерым игътибар бирелде. Яңа туган бозаулар һәм таналарны карау буенча биотехнологик ысуллар куллану белән таныштылар. Чарада бозаудан яхшы сыер үстерү технологияләренә өйрәтү, бозаулату, мөгезле эре яшь терлекләр иммунопрофилактикасының әһәмияте турында чыгышлар яңгырады. Шулай ук эш барышында катнашучылар профилактик вакцинация һәм еш кына очраучы яшь терлекләр авырулары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International