Баулы районында Якутиядән килүче ат чабышында катнашучыны каршы алдылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Баулы муниципаль районының Уба авылы чигендә ат чабышында катнашучы Дугуйдан Винокуровны тантаналы төстә каршы алдылар. Әлеге ат чабышы Якутиянең Россия Федерациясе составына керүенә 390 ел тулуга багышланган.

Берничә  буын  атчылар  нәселеннән булган Дугуйдан Винокуров 2021 елның 1 мартында якут токымлы дүрт ат белән  Оймяконнан чыгып китә. Проектның максаты - дөнья җәмәгатьчелеге алдында якут атларының уникаль физиологик мөмкинлекләрен күрсәтү һәм, проектның җәлеп итүчәнлегенә таянып, күп кешеләргә республиканың 100 еллык юбилее турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук ат туризмы үсешенә ярдәм итү. Бүгенге көндә Якутия иң күп ат тотучы  төбәк булып санала - 170 мең баш атлары  бар. Халык көтү-көтү ат үрчетү белән күбрәк шөгыльләнә башлаган. Республика җитәкчелеге атлар санын 2030 елга 200 мең башка кадәр арттыру планын куя.

 Якутиядән атта килүче җайдакның атларын Баулы районы ветеринария табиблары караганнан соң, чабышта катнашучы М5 автотрассасы буйлап Бөгелмә муниципаль районы чигенә кадәр хәрәкәт итәчәк. Алга таба ат чабышы Әлмәт, Яңа Чишмә районнары чикләре аша узачак, катнашучыларны Чистай, Алексеевск районнарында да каршы алачаклар. Питрәч районында атларны «Казанский»нәселле ат заводына китерәчәкләр.

28 июньнән 2 июльгә кадәр ат чабышында катнашучы Казанда кунак булачак. Биредә Якутия якташлык җәмгыяте белән очрашу, рус географик җәмгыятенең матбугат конференциясе һәм шәһәр буенча экскурсия планлаштырылган. Татарстан чикләрен узганчы чабыш атларын юл буе республиканың ветеринария табиблары озатып йөриячәк һәм кирәк була калса, медицина ярдәме күрсәтәчәк.

2 июльдә Дугуйдан Винокуровны Яшел Үзән муниципаль районының Олы Ходяш авылына кадәр озата барачаклар. Алга таба ат чабышында катнашучының хәрәкәтен Чуваш Республикасы вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International