Ветпрепаратлар җитештерүче чит ил оешмалары санкцияләр шартларында ничек эшли?

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

"Сева Санте Анималь" - Француз Халыкара ветеринария фармацевтика компаниясе, ул Россия базарында 1999 елдан бирле эшли. Бу хәлдә компания Россия базарында эшләвен дәвам итә һәм ветеринария препаратларын тулы күләмдә китереп тора, дип сөйләде бу предприятиенең ветеринария бүлеге җитәкчесе Владимир Пругло.

Компания Россия терлекчеләре белән актив эшли, предприятие экспертлары авыл хуҗалыгы хайваннары авыруларына каршы көрәш буенча тәҗрибә уртаклаша. Владимир Пругло дуңгызчылыкта эпизоотиягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләде, вакцинациянең монда нинди роль уйнавы турында сөйләде. Эксперт дуңгызчыларның киң таралган хаталарына игътибар итте, кайчагында алар биологик яктан саклык кагыйдәләренә бармак аша карауларын искәртте.

Шулай ук ул, эшкәртүнең сыйфатын югалтмыйча гына, дуңгызчылык сәнәгатендә персоналның эшен камилләштерү, дуңгызлар авыруларын комплекслы диагностикалауның нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Эксперт антибиотикларга каршы торучанлык күренешенең үсеше проблемасы турында фикерен белдерде. Владимир Пугло терлекчелектә антибиотиклар куллануны ни хисабына киметү мөмкин икәнлеге турында да үз фикере белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International