Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Кукмара районында терлекчеләр һәм ветеринария табиблары өчен оештырылган семинарда катнашты. Чара «Уңыш» оешмасы базасында узды. Семинарда эре хуҗалыклар терлекчеләре һәм ветеринария табиблары катнашты.
Семинар барышында катнашучылар терлекләр тотыла торган кардаларны карап чыкты, савуны ташлаткан сыерларның аерым бүлемен һәм яңа туган бозауларны, яшь терлекләрне үстерү буенча биотехнологик ысулларны куллану белән таныштылар.
Чарада сыерларны бозаулату, бозаулату технологияләрен өйрәтү һәм яшь мөгезле эре терлекне үстерү буенча чыгышлар да булды. Кукмара районының Баш ветеринария табибы Рифат Кәлимуллин мөгезле эре терлекне иммунопрофилактикалау кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук эш барышында катнашучылар профилактик вакцинация һәм эре мөгезле яшь терлекләрнең еш очрый торган авырулары турында да фикер алыштылар, алар массакүләм авырулар китереп чыгара.