Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә лаборатория хезмәткәрләре, бактериологлар һәм серологларның һөнәри әзерлеген күтәрү буенча курслар башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чараны сәламләү сүзе белән ачып җибәрде, барысына да уңышлар теләде. Белгечләрне яңадан әзерләү программасына лекцияләр, практик дәресләр, фикер алышулар кергән.