Һиндстанда хайваннар өчен коронавируска каршы беренче ил вакцинасын җитештерүне башлап җибәрергә телиләр, дип хәбәр итә «Ветеринария һәм тормыш» порталы. Вакцина Anokovax дип аталачак. Аны Харьянда Атларны өйрәнү милли тикшеренү үзәге ICAR (NICE)җитештерәчәк.
Препаратта SARS-CoV-2 (Delta) инактивацияләнгән антиген бар. Препарат этләрне, арысланнарны, леопардларны, тычканнарны һәм куяннарны вакцинацияләү өчен билгеләнгән. Препарат Delta штаммыннан да, Omicron штаммыннан да иммунитет формалаштырачак.
Шулай ук илдә хайваннар коронавирусына каршы антитәнчекләрне ачыклау өчен тест-системалар эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә хайваннарны коронавирустан саклау өчен «Карнивак-Ков»вакцинасы кулланыла. Аны Россельхознадзор карамагындагы хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ»ФДБУ) галимнәре эшләде. Вакцина яңа коронавирус инфекциясеннән этләр һәм песиләр, шулай ук мехлы җәнлекләр өчен каралган.