Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылачак чараларны оештыруга багышланган киңәшмә узды

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Казанда узачак Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылачак чараларны оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты.

Фикер алышу ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узды. Киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының җәмәгать оешмалары белән элемтә бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан шәһәренең Совет районы Мохтасибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев, эпизоотиягә каршы һәм дәвалау-профилактика эше буенча баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев, башкала районнарының ветеринария табиблары, Россельхознадзор, Эчке эшләр министрлыгы һәм «САРИЯ Био-Индастрис Волга» биологик калдыкларны утильләштерү заводы вәкилләре катнашты. Эш барышында белгечләр чиктәш регионнарда эпизоотик хәл, биокалдыкларны утильләштерү, ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International