Дәүләт Думасына йорт хайваннарын, шул исәптән песиләрне һәм этләрне ирекле маркировкалау турында аерым закон проекты кертү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Ветеринария һәм тормыш» порталы. Искәртеп узабыз, 2022 елның 15 июнендә Дәүләт Думасы хайваннарны маркировкалау турында закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте. Әмма бу документ авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу һәм тәңгәлләштерүгә генә кагыла.
Закон проектыннан күренгәнчә, йорт хайваннары маркировкага тиеш түгел. Эш шунда ки, әлеге проектның икенче укылышына песиләрне һәм этләрне ирекле маркировкалау турындагы төзәтмә кертелгән. Тик аны кире кактылар. Хәзер Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында йорт хайваннарын маркировкалау буенча аерым закон проекты эшләргә ниятлиләр, дип хәбәр итә басма. Беренче этапта песиләрне һәм этләрне теркәү ирекле булачак.
Йорт хайваннарын исәпкә алмыйча һәм теркәмичә генә хуҗасын ташланган эт яки үз-үзеңне тоткан өчен җәзага тарту мөмкин түгел, дип саный экспертлар.