Кукмарада ветеринарлар бозаулар үстерүдә заманча технологияләр буенча фикер алышты

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Кукмара районында терлекчеләр һәм ветеринария табиблары өчен узган семинарда катнашты. «Уңыш» терлекчелек хуҗалыгында узган чараны Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде.

Семинарда Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыгуллин, районнарның баш ветеринария табиблары һәм Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә һәм Баулы районнарының бозаулар үстерүдә җаваплы затлар, терлекчелек алдынгылары катнашты.

Семинар барышында катнашучылар терлекләр урнашкан кардаларны йөреп чыктылар, яшь бозауларны карау буенча биотехнологик ысуллар куллану белән таныштылар. Сыерларны бозаулату технологияләре һәм бозаулар үстерү буенча «Уңыш» терлекчелек хуҗалыгы директоры сөйләде. Үзенең чыгышы барышында Кукмара районының баш ветеринария табибы Рифат Кәримуллин бозауларда иммунопрофилактика өлкәсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук эш барышында катнашучылар профилактик вакцинация һәм бозауларда еш күзәтелә торган авыруларны булдырмау буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International