Авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турында закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары 2022 елның 15 июнендә пленар утырышта икенче һәм өченче, ахыргы укылышта кабул итте. «Ветеринария турында»Федераль законга үзгәрешләр кертелә.
Төзәтмәләр белән хайваннарның (хезмәт хайваннарыннан тыш) маркировкасын теләсә нинди ысул белән кертү карала. Документта маркировкалау хайваннарның йогышлы авыруларының таралуын булдырмау, чыганакларны һәм авыруны тарату юлларын ачыклау өчен кертелә дип билгеләнә.
Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат ветеринария өлкәсендә – «ВетИС»федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеләчәк. Бу Россельхознадзор системасы. Хайваннарны идентификацияләү өчен ведомствода «Хорриот»компонентын эшләгәннәр. Система инде файдалануга тапшырылган. Һәр хайванга яки хайваннар төркеменә уникаль хәреф-санлы идентификация номеры биреләчәк.
Хайваннарны исәпкә алу бушлай башкарыла, диелә документта. Ә маркировкалау чарасын хуҗалары үзләре сайларга һәм үз хисабына сатып алырга мөмкин.
«Маркировкаланырга тиешле хайваннарны исәпкә алу хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән срокларда, әмма 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк түгел", - дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты Сергей Яхнюк.
Төзәтмәләр 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Документтан күренгәнчә, йорт хайваннары маркировкага тиеш түгел. Элегрәк маркировкаланган хайваннарны, шул исәптән Россиядән читтә дә, кабат идентификацияләргә кирәкми.