Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.
Киңәшмәдә республика штабы әгъзалары, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, эре мөгезле терлекләрне тоту буенча хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авырулары үетп керүне булдырмау чаралары турында Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, илдә хайваннарның йогышлы авырулары буенча киеренке эпизоотик вәзгыять саклана. Татарстан Республикасы территориясенә дуңгызларның Африка чумасы, кошларның югары патогенлы гриппы, тилчә, сарык һәм кәҗәләрдә була торган чәчәк авыруы (оспа), бруцеллёз, йогышлы төенле дерматитны кисәтүгә һәм булдырмый калуга аерым игътибар бирелә.
Соңгы 5 елда Россия Федерациясе территориясендә дуңгызларда африка чумасының 980 очрагы теркәлгән, шуларның 613е йорт дуңгызлары арасында һәм 367 очрак - кыргый кабаннар арасында. Агымдагы елда әлеге инфекциянең 26 чыганагы теркәлгән инде, шул исәптән 9ы - кыргый кабан дуңгызлары арасында, 17се - йорт дуңгызлары арасында. Хәзерге вакытта африка дуңгыз чумасы буенча имин булмаган төбәкләр - бу Волгоград, Омск, Орлов, Ростов, Ярославль, Чиләбе, Самара, Саратов өлкәләре, Ставрополь крае һәм Ханты-Манси автоном округы.
Йогышлылыгы югары булган кош гриппы буенча, 2017 елдан алып 2021 елга кадәр 270 очрак теркәлгәне билгеле. Шул исәптән 241 очрак йорт кошлары арасында һәм 29ы кыргый табигатьтә. 2022 ел башыннан кош гриппы буенча 9 имин булмаган пунктта ачыкланган, шул исәптән 5 очрак авыл хуҗалыгы кошлары арасында һәм 4се - кыргый фаунада.
Кызганычка, Россия территориясендәге эпизоотик вәзгыятькә анализ ясаганда африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппының алга таба да таралу куркынычы яный. Шул сәбәпле, утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең даими эшләүче эпизоотик комиссиясе карары белән Россия субъектлары хөкүмәтенә кыргый кабаннардан 30 чакрым буфер зоналарын дуңгызчылык предприятиеләре тирәсендә төзү турында карар кабул ителде.
Мөгезле эре һәм вак терлекләрне карау буенча терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Алмаз Хисаметдинов терлекләрне ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белән килештермичә генә рөхсәтсез сатып алуны тыйды.
"Бүген республикада терлекләр кайтарып сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар бик күп. Республикага йогышлы авырулар кертү сәбәбе булмасын өчен, без ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белән берлектә эшләргә, терлекләрне безнең рөхсәт белән генә кайтарырга катгый киңәш итәбез", - дип билгеләде ул.