Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре тиз йогучан кош гриппына каршы вакцина җитештерә.
«Үз вакытында «ВНИИЗЖ» әлеге авыруга каршы эксперименталь вакцина эшләде, аны теркәде. Тик бездә кошчылык фабрикаларында вакциналарны киң кулланмау сәбәпле, барысы да тәмамланды. Ул вакытта вакцина резерв препарат буларак барлыкка килә. Без аның киң кулланылыр дип уйламадык», – дип сөйләде «ВНИИЗЖ»ның кошчылык буенча баш эксперты Виктор Ирза.
Әмма кош гриппы буенча дөньяда эпизоотик хәл кискенләшкәннән соң, 2021 елда институт вакцина эшләүгә әйләнеп кайта. Хәзер галимнәр яңа вакцина эшләүгә керештек, әмма ул тиз йогучан кош гриппы штаммнар нигезендә түгел, ә түбән патогенлы H5N1 вирусы нигезендә.
Виктор Ирза аңлатканча, вакцина авыл хуҗалыгы министрлыгы кош-кортның барлык баш санын вакциналаштырырга рөхсәт иткән очракка кирәк. Мондый инициатива белән элегрәк Россия кошчылык союзы белечләре чыгыш ясады. Ассоциация авыл хуҗалыгы министрлыгына ата-ана көтүенең баш санын вакциналаштыру мөмкинлеген карау үтенече белән тәкъдим җибәрде.
Хәзер Россиядә кош гриппына каршы бер вакцина бар. Аны Ставрополь биофабрикасы чыгара. Вакцина шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошларны иммунизацияләү өчен кулланыла. Препарат шулай ук экспортка җибәрелә.