Бүген Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсендә терлекчеләргә хайваннарга беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сертификатлар тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Ренат Хисмәтов катнашты.
Ике атна дәвамында кече звеноның ветеринария белгечләре хайваннар авыруларының беренче билгеләрен алдан билгеләү һәм ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтү буенча өстәмә белемнәргә өйрәнделәр.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа агросәнәгать комплексында эшләүче белгечләр өчен исәпләнгән.