Бөек Җиңү бәйрәменең чын геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары елдан-ел арабызда кими бара, кызганыч. Бөек Ватан сугышында ил хакына башын салганнар, үз-үзләрен аямый көрәшкән батырлар белән беррәттән күпме кешенең балачагы һәм яшьлеге бомбага тотылган, ачлык-юклык чорына туры килгән. Сугыштан соң күпме кешенең гомере илне торгызуга багышланган!
Сугыш һәм Бөек Җиңү илебезнең, ким дигәндә, өч буын халыкның тормышында хәлиткеч вакыйга булды. Үз куллары белән илгә Җиңү көнен якынайткан, сугыш аркасында балачакларыннан мәхрүм калган кешеләргә бүген без рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез, аларның батырлыгы өчен баш иябез.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын, ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын котлады. Аларга бүләккә азык-төлек җыелмалары тапшырылды, котлау һәм рәхмәт сүзләре ирештерелде.