Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе, Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария оешмалары хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” халыкара урман утырту акциясендә катнаштылар.
Биектау муниципаль районы урманчылыгы территориясендә агач үсентеләре утыртылды. "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясе урманнарны яңадан торгызу идеясен хуплау гына түгел, киң җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләренең урманнарда экологик тәрбия һәм үз-үзеңне тоту культурасына игътибарын юнәлтү дә максатка ярашлы.