Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һөнәри әзерлек тәмамлану турында республика ветеринария-санитария белгечләренә тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды. Габделхак Мотыйгуллин барысын да уңышлы укулары белән котлады һәм ветсанэкспертларның авыр хезмәтендә уңышлар теләде.
Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә "Ветеринария-санитария эксперты" программасы буенча белгечләрне һөнәри яңадан әзерләү буенча укулар тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге укыту программасы идарә җитәкчелегендәге учреждениеләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү максатында Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды.