Республикада планлы язгы ветеринария-профилактика чаралары тулы куәтенә бара. Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында район дәүләт ветеринария берләшмәләре табиблары барлык торак пунктларда һәм терлекчелек хуҗалыкларында үсеп килүче яшь терлеккә себер түләмәсе һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясый, мөгезле эре терлекнең туберкулезын тикшерү, канны бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү, шәхси секторда этләрне һәм мәчеләрне котыру авыруына каршы вакцинация ясый.
Язгы чаралар уздыру вакытында халыкка шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының, аеруча, куркыныч һәм карантин авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.