Терлекләр бруцеллезы буенча эпизоотик вәзгыятьне ачыкладылар

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эре һәм вак мөгезле терлекләр бруцеллезы буенча эпизоотик вәзгыятьне ачыклау һәм хайваннарда котыру авыруын ачыклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында киңәшмә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы - җитәкче урынбасары Евгений Иванов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкилләре һәм «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International