Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Лаеш районында "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булды. Визит барышында аны Лаеш районының баш ветеринария табибы Олег Портнов озата йөрде.
Монда ветеринария белгечләренә азык җитәрлек булмаган хайваннар өчен, ягъни этләр һәм мәчеләр өчен балансланган, итле азык үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Бу азык табигый продуктлардан җитештерелә. "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче комплекс рәисе Фәрит Хәйретдинов сүзләренә караганда, җитештерүдә хәзер җайланмалар көйләнә һәм терлек азыгы линиясен эшләтеп җибәрергә әзерләнәләр.