Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты.
ТР Фәннәр академиясенең гамәли тикшеренүләр институтында «Галимнәр күзлегеннән язгы кыр эшләре башлану» темасына онлайн форматта түгәрәк өстәл утырышы узды. Галим, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең онлайн-очрашуы органик авыл хуҗалыгы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни-тикшеренү эшләрен уздыруны активлаштыру, илебез һәм дөнья сыйфат стандартларына туры килә торган инновацион эшләнмәләрне гамәлгә ашыру максатларында органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәгендә узды.