Дәүләт Думасы хуҗасыз хайваннар өчен приютлар төзү тәкъдимен апрельдә беренче укылышта карарга ниятли

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Россиядә дәүләт һәм шәхси оешмалар партнерлыгы механизмын кулланып, хайваннар өчен приютлар төзергә тәкъдим итәләр, бу исә эшләрнең бәясен шактый киметәчәк. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын агымдагы елның апрелендә беренче укылышта карарга ниятли. Милек, җир һәм күчемсез милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча профильле комитеты шундый карар кабул иткән. 

Комитет әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Проект авторлары, Дәүләт Думасы депутатлары төркеме, хайваннар өчен приютлар төзегәндә дәүләт һәм шәхси бизнес партнерлыгы механизмын кулланырга тәкъдим итәләр. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, мондый механизм муниципаль җир бүлеп бирү һәм приютларны төзегәндә гадиләштерелгән ысул буенча эшләү мөмкинлеген бирәчәк.

Депутатлар аңлатканча, әлеге карарны кабул итү приютлар төзүгә шәхси инвесторларны, социаль җаваплы бизнес вәкилләрен җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Димәк, муниципалитетларга хуҗасыз хайваннар проблемасын нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек туачак.

РФ Табигать министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиядә сукбай хайваннар өчен 501 приют эшләп килә. Тагын, ким дигәндә, 785 йорт төзергә кирәк. Mars Petcare компаниясе мәгълүматларына караганда, Россиядә 4,1 миллион хуҗасыз мәчеләр һәм эт исәпләнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International